Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Заповедники Республики Татарстан»

11нче гыйнвар Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне буларак билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә 5-6 сыйныфларда укучылар белән берлектә туган як,туган төбәк тарихы турында яңадан-яңа мәгълүматлар белән танышу максатыннан “Татарстан тыюлыклары” буенча виртуаль сәяхәткә чыктык.Укучылар Борынгы Биләр,Болгар шәһәрләре,”Шайтан каласы”,Идел-Кама дәүләт табигать саклаулыгы,Түбән Кама милли паркы белән презентация аша таныштылар.Укучылар өчен алган мәгълүматлары кызыклы һәм файдалы булды.