Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Путешествие по сказкограду

6 нчы гыйнвар көнне балаларның кышкы каникулларында Иске Кишет авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән берлектә Китапочкычка утырып  әкият шәһәренә сәяхәт кылдык

Максатыбыз:язучыларыбызның әдәби әкиятләре аша укучыларда китап укуга,халык тел иҗатына кызыксыну уяту;игътибарлылык,хәтер, иҗади сәләтләрен үстерү;коллективта һәм командада бердәм булырга өйрәнү.

Балалар төрле конкурсларда катнаштылар,әкият геройларында кунакта булып аларның сорауларына,табышмакларына җаваплар таптылар,оча торган корабка утырып барып зәңгәр диңгездә балык та тоттылар,Көлсылу ролендә дә булып карадылар.Кыскасы балаларга бу сәяхәт кызыклы да һәм файдалы да булды.