Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батыр яудан дан белән кайтыр”

9 декабрь-Ватан Геройлары көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Кышкар авылы башлангыч мәктәбендә укучы 1-3 сыйныф укучылары,укытучылары һәм китапханә мөдире Ибрагимова Г. Катнашында батырлык дәресе үткәрде.Максатыбыз үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек,туган якны өйрәнү хисе тәрбияләү.Укучылар бик кызыксынып Герой якташларыбыз турындагы мәгълүматларны тыңладылар,музейдагы экспонатлар белән таныштылар.Үзләренең фикерләрен җиткерделәр,сорауларына җаваплар алдылар.Кызыксынып экспонатлар янында фотога төштеләр.Музейны бик ошатуларын әйттеләр.