“Яшәү өчен көрәшүдән мин һич туктамам”
Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе 3 декабрьдә инвалид укучыларга өйгә барып хезмәт күрсәтүләр оештырды.Инвалид укучыларга китаплар,газета-журналлар алып бардым.Бу көнне генә түгел ,без аларга даими барып хәлләрен белеп,кирәк-яракларын алып кайтып та бирәбез,җылы сүз,тәмле тел белән дә аларның күңелләрен күтәрергә тырышабыз. Алар үзләрен фотога төшерергә рөхсәт итмиләр.