Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“200 көн һәм 200 төн барган сугыш...”

Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 2 февраль көнне быел җитмеш өч ел булды.  Сталинград сугышы 1942 нче елның 17 нче июлендә башланып, 200 көннән артык дәвам итә. Икенче бөтендөнья сугышында Сталинград сугышы зур борылыш ясый.

Сталинград көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Яңа Кишет урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары,тарих фәненнән укытучы Сабирҗанова Г.Р. белән берлектә батырлык дәресе үткәрде.Китапханәбездә Г. Сафиуллин турында китаплар байтак.Шулар арасыннан Белокопытов В.И.,Дюрягин В.М.Шаг в бессмертие, Хәмидуллин Л.Х.Җиңү җиңел бирелмәде китапларын укучыларга тәкъдим иттек.

 Безнең якташыбыз Гани Сафиуллин җитәкләгән 38 нче укчы дивизия 1942 нче елның җәй башында Сталинград тарафына җибәрелә. Сталинград сугышы барышында Гани Сафиуллин үзен оста хәрби җитәкче итеп таныта.Аның дивизиясе сугышчылары дошманга һич тә тынычланырга ирек бирми.Шуңа күрә немецлар аларга,дивизия сугышчыларының күпчелеге казах халкы вәкилләре икәнлеген күздә тотып булса кирәк,”явыз азиат дивизиясе сугышчылары”дигән кушамат та таккан.

Идел буендагы герой-шәһәр Волгоградта булган һәркем,бу шәһәрнең дошманнардан күпме кан югалтып яулап алынганлыгын бик яхшы төшенә.

-Кыш ул елны Сталинград астында аеруча себердәге шикелле салкын килде,дип искә төшерә Гани Биккенович.Тирә-юньне ап-ак бәс сарган.Дошманның елганың икенче ярындагы оборона линиясе ап-ачык күренә:менә дзотларның амбразуралары каралып тора,җиргә күмелгән танклар,зур калибрлы зенит пушкаларының стволлары тырпаешып тора.Дивизия солдатларына каты чикләвекне ватарга кирәк булачагы көн кебек ачык.

-Хәзерге тыныч заманда күз алдына китерүе дә кыен,көчле техника белән коралланган йөзләрчә,меңнәрчә кешеләр,бер кечкенә генә кисәк җир өчен берничәшәр көн көрәшәләр иде,дип хәтерләде генерал. .-Ә күпме шундый биеклекләрне яуларга туры килде?!Күп,бик күп.

Фронтта да(бу әлбәттә сәер булып күренмәсен)солдатның гадәти армия тормышы бара:окоплар,траншеялар һәм блиндажлар казыла,күзәтү пунктлары төзелә,орудиелар көйләп куела,сугышчылар кая барса да алар артыннан ,аларны ашатып-эчертеп,киендереп торучы тыл подразделениелары бара.Каты көрәшләр барганда да,аз гына сугыш тынып торган арада,сугышчының кайнар чәй дә эчеп куясы килә бит.

Гани Беккинович татарлар,казахлар хезмәт иткән полкларда булырга ярата.Ул монда сәгатьләп үзенең туган теле татар телендә,казахча сөйләшеп утыра,үзе өчен нинди дә булса яңалык белә.Казахстанда үткәргән яшьлек еллары ничек кенә авыр,шатлыклы булмасын,гомергә хәтердән җуелмый.Сафиуллин үзе турында,үзенең комсомолда эшләве турында сөйләп солдатларга бик нык якынаюын сизмичә дә кала,аны солдатлар дивизиядә аннан өлкәнрәк солдатлар булуга да карамастан,үзләренең командирлары итеп кенә түгел,ә бәлки рухи аталары итеп күрәләр.

Сафиуллин армия командующие Толбухинга 38 дивизиянең Сталинградны дошманнардан азат итүдә үзләренең Ватаннары алдындагы бурычларын намус белән үтәячәкләренә ышандыра. Дивизиянең сугышчылары камап алган полк капитуляциягә бирелә.

Дивизиянең көрәш хәрәкәтләрен оборона Халык Комиссары югары бәяли.1943 елның 1 мартында дивизиягә гвардия байрагы бирелә.Ул генерал-лейтенант Михаил Степанович Шумилов җитәкләгән 7нче гвардия армиясе составына керә.

Дивизия ялга чыга.Кискен канкойгыч көрәшләрдән соң күптән көтелгән ял.Солдатлар мунча керә,коралларын,киемнәрен тәртипкә китерә.Ул күңелендә җиңеллек хисе тоя,шаяра.Ничек инде шатланмаска:шундый зур җиңү яуланды!Солдатларның һәм командирларның күкрәгендә орден-медальләр балкый,офицерларга яңа дәрәҗәләр бирелә.Гани Беккиновичка генерал-майор дәрәҗәсе бирелә.

Ял итүе рәхәт,әмма Ватан-ана алга дәшә,көнбатышка.Станциядән әкрен генә беренче эшелон кузгала.Сугышчылар кулларын болгыйлар,шәһәр белән саубуллашалар,Идел белән.Көрәш җыры ишетелә:

Завтра снова в поход,

Кличет в бой Днепр-отец.

Тебя ждет там народ,

Сталинградский боец.

Сафиуллинчылар өчен Днепрга юл Белгород һәм Харьковь өчен барган көрәшләр аша салынды.Чал Днепрга Сафиуллин Г.Б. дивизияне түгел,ә бәлки 1943 елның апреленнән җитәкләгән корпусны алып килде.Днепрны кичкәндәге каһарманлыгы өчен 1943 нче елның 26 октябрендә Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.