Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сибгат Хәким эзләре буйлап”

       Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы ,шулай ук"Ак калфак" клубы белән берлектә Әтнә районының Күлле Киме авылындагы  Сибгат Хәким музеена әдәби сәяхәт оештырды.Безнең әле матур табигатьле бу якларга беренче тапкыр баруыбыз,шуңа күрә без беренче эш итеп җирлек белән таныштык.Ел саен бер музейга бару безнең традициягә әйләнде.Музей җитәкчесе Гөлсинә Хәкимуллина безне бик теләп каршы алды һәм Бөек Ватан сугышы ветераны,Татарстанның халык шагыйре, Татарстан АССР Дәүләт премиясе лауреаты,Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, РСФСРНЫҢ М. Горький исемендәге премияләр лауреаты С Хәкимнең искиткеч матур,зәвыклы музее.аның экспонатлары белән бик теләп таныштырды.Тарихи документлар,яраткан язучыбызның тормышы белән якыннан танышу безнең һәрберебез өчен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.