Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ана-шәфкать диңгезе”

28 ноябрь көнне Әниләр көне һәм Мәүлед ае уңаеннан Иске Кишет авылында зур бәйрәм булды. Максатыбыз рухыбызны тәрбияләү һәм ныгыту.

Кичә авылыбыз мәчетендә үткәрелде.Кичәне оештыруда һәм башлап йөрүдә китапханә мөдире Габитова Гөлфиянең,авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак”хатын-кызлар оешмасының роле зур булды.

       Кичәдә авылыбызның имамы Харис хәзрәт,Мөршидә абыстай,чакырылган кунакларыбыз районыбыз мөхтәсибәтеннән уку-укыту бүлегенең җитәкчесе Рая абыстай Фәтхуллина,Яңа Кырлай авылыннан Зәйтүнә абыстай,Яңа Кишет авыл җирлеге буенча зона җитәкчесе Разидә Әнвәр кызы,Яңа Кишет авылы имамы Илфар хәзрәт,шәкертләр,Кышкар авылы имамы Радик хәзрәт,авылыбызның балалары,өлкәннәре катнашты.

Кичәбездә вәгазьләр сөйләнелде, салаватлар әйтелде, Коръән аятләре укылды.Әниләребезгә матур,изге теләкләр җиткерелде.Аш-судан һәм тәмле пылаудан авыз иттек.