Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Китапханәчеләр көне”ндә –театрга”

      27 май – Гомумроссия китапханәчеләр көне.Шушы уңайдан Арча үзәкләштерелгән  китапханәләр системасында эшләүче китапханәчеләр Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәт кылып Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен карап кайттык. Төп роль – Акъәбине Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина башкара.Спектакль тирән мәгънәгә ия,тәрбияви,без аны бик яратып карадык.Җитәкчелеккә шундый матур сәяхәт оештырганнары өчен зур рәхмәт!