Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сибгат Хәким эзләре буйлап”

        Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе һәм авыл клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубы әгъзалары белән берлектә бик тә күңелле һәм файдалы сәяхәттә,Әтнә районы Күлле Киме авылындагы якташ шагыйребез Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  иясе Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булып кайттык.Бу хыял инде безнең күптәннән бар иде,ниһаять сәгате суккач Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән тормышка да ашырылды.Хәйран ерак ара,безне үзләренең машиналарында исән-имин алып барып кайткан Гөлнара Галиуллинага,Рафаил Хәйруллинга зур рәхмәт.Әтнә районының бу якларына(Кала Таудан кала),бигрәк тә Күлле Киме авыл җирлегенә шәхсән минем үземнең беренче тапкыр баруым.Музей Күлле Кименең мәктәбенә урнашакан.Мәктәпкә аяк басуга безне спорт формасыннан бик мөләем ханым каршы алды,ачык чырай белән бахиллалар тәкъдим итте.Ул арада музей җитәкчесе Гөлсинә Габделхаковна да йөгереп дигәндәй чыгып җитте.Ә теге спорт формасынан безне каршы алган ханым мәктәп директоры булып чыкты,үзе үк физкультурадан да укыта икән.Музей искиткеч,безгә бик ошады.Шундый әйбәт экскурсия үткәргәне өчен Гөлсинә Хәкимуллинага зур рәхмәт!