Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Татарский национальный фартук”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен Россиядә Гаилә елы уңаеннан фольклор кичәсе узды. Чара барышында кичәдә катнашучылар татар халкының милли мәдәнияте.татар алъяпкычы белән таныштылар. Китапханәче чарада катнашучыларны татарлар яшәгән төрле төбәкләрдәге хатын-кызлар алъяпкычының төрләре белән таныштырды.Аннары күргәзмә белән танышу булды, анда татар халкының милли мәдәнияте турында күп кенә китаплар күрсәтелде. Татар алъяпкычы ясау буенча мастер-класс узды.