Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мое здоровье”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә сәламәтлек көненә журнальное ассорти узды.Китапханәгә бик күп журналлар килә.Һәр журналда диярлек сәламәтлек турында рубрика бар.Чара барышында китапханәче Г. Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Күргәзмәдә "Дарья","Сөембикә","Гаилә һәм мәктәп" һ.б. журналлар тәкъдим ителде.Сәламәтлек рубрикасы аша укучыларыбыз күп нәрсәләр турында белделәр.Мәсәлән, генетиканың кешенең гомер озынлыгына һәм сыйфатына 25% тәэсир итүе,кешенең сәламәтлеге торышының аның уч төбенә "язылуы", ә аның һәрбер өлкәсе билгеле бер орган яки система белән бәйле булуы укучыларда зур кызыксыну уятты.Катнашучылар үзләренә ошаган мәкаләләр турында фикер алыштылар.