Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Чөкердәшә яз кошлары”

      Халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә кошлар көне үткәрде.Балаларга китапханәче Гөлфия апалары кошлар турында күп мәгълүматлар җиткерде.Матур-матур әкиятләр укыды.Бергәләшеп балалар белән табышмакларга җаваплар таптык,кызыклы уеннар уйнадык,китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштык.Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.