Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Нәүрүз килде,яз булды”

      Иске Кишет авыл клубы ишегалдында авыл китапханәсе белән берлектә кышны озату,язны каршылау бәйрәме-Нәүрүз үтте.Бәйрәмдә балалар,аларның әти-әниләре,әби-бабайлары да катнашты.Кыш бабай,Яз кызы Нәүрүзбикә көч сынашып аркан да тартыштылар,кашыкка күкәй салып ,аны авызга кабып та йөгерделәр,капчык сугышу да,чүлмәк вату кебек уеннар да булды.Ә иң тәмлесе,иң күңеллесе әлбәттә инде карга боткасы ашау,тәмле коймак белән кайнар чәй эчү булды.Саф һавада барысы да бик тә тәмле һәм күңелле булды.Дөньялар тыныч,илләребез имин булсын!