Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Шаулый да шаулый урман»

      Халыкара урман көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Урманнар-планетабызның үпкәләре.Китапханәче Г. Габитова укучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштырды,урман байлыгын саклауның мөһимлеге,урманның мөһим функцияләре турында сөйләде. Урманны саклау-бүгенге көндә актуаль бурычларның берсе.Китап күргәзмәсен карап чыгу барышында катнашучыларга дару үсемлекләре һәм агачлар,Арча урман хуҗалыгының үткәне һәм бүгенге социаль-икътисади үсеше турында китаплар тәкъдим ителде.Катнашучылар яраткан язучылар һәм шагыйрьләрнең урман турындагы әсәрләре һәм шигырьләре белән таныштылар.Урманнарда үзеңне ничек тотарга кирәклеген исләренә төшерделәр, чөнки урман-ул гомуми байлык һәм хайваннар өчен йорт.