Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Дустым-“Ялкын”журналы”

      «Ялкын» журналының 100 еллыгы уңаеннан  Иске Кишет авыл китапханәсендә периодика көне узды.Китапханәче Г. Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Балаларга яраткан журналларының тарихын сөйләде. Чөнки «Ялкын» журналының беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә һәм ул вакытта ул «Кечкенәй иптәшләр»дип атала.Яшүсмерләрнең күп буыннарын тәрбияләгән, меңләгән яшь укучыларның дусты һәм киңәшчесе булган «Ялкын» журналы М.Җәлил,А. Алиш,Л. Ихсанова,һәм Юзеев,Р. Хафизова,Д. Дарземан кебек исемнәр белән бәйле.Китапханәче шулай ук балаларга хәзерге «Ялкын»ның эчтәлегендәге үзгәрешләр турында сөйләде? Хәзер журналда нәрсә турында укып була?Балаларга журналның рубрикалары:”Шәхес”, “Ачыш”, “Тәҗрибә “, “Иҗат”турында белү бик кызыклы булды.Балаларга чара бик ошады.Соңыннан алар журнал турында фикер алыштылар.