“Язгы аваз,язгы җыр”
Иске Кишет авыл клубында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик кичә үтте. Яз атмосферасындагы чара программасында-сөйкемле хатын-кызларыбыз өчен котлаулар, хатын-кыз, Ана, мәхәббәт һәм яз турында тирән мәгънәле шигырьләр,җырлар,дәртле биюләр һәм гармун моңнары яңгырады.