Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Чын татар зыялысы»

       Олпат татар язучысы прозаик.журналист,тәрҗемәче Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиевның тууына 115 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә әдәби кунакханә үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәдә катнашучыларны Ә.Еникиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Аның кабатланмас әсәрләрен исебезгә төшереп укып та чыктык.Бигрәк тә күңелгә якын әсәрләре”Кем җырлады?”,”Матурлык”-болар сурәтләү чараларына бик бай,әхлакый-этик проблемаларны,дәһшәтле сугыш шартларында авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерү,яшәүгә булган тирән ышаныч сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә.Шулай ук Ә.Еники иҗатындаюмор-сатира да зур урын алып тора.Кичәдә катнашучылар язучының иҗаты,яратып укыган әсәрләре буенча үзара фикер алыштылар.Кичәбез файдалы һәм нәтиҗәле үтте.