Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кышкы күңел ачу”

        Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Кишет клубында ачык һавада авыл яшьләре,авыл китапханәсе белән берлектә конкурс-уен үткәрелде.Бәйрәмгә яшьләргә көч биреп торучы җанатарлар да күп җыелган иде.Музыка,казанда пылау пешә,тәмле коймак,кайнар чәй болар барысы да бәйрәмгә килүчеләр өчен әзерләнде.Алып баручы җыелган егетләребезне ике командага бүлде.”Дуслык” һәм “Бердәмлек”командалары төрле спорт ярышларында катнаштылар.Шулай ук “Аҗаган”уенында да катнашып яшерелгән призларны карта буенча эзләп таптылар.Бәйрәмебез күңелле үтте.