Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Телен белгән ил ачар”

      Халыкара туган тел көненә Иске Кишет авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен китапханә сәгате үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.Чара барышында балалар Ш.Маннур,Н.Мадьяров,Г. Морат,Й. Шәрәпова,Х. Халиков,Ш. Маннапов, Ф. Зиятдинованың туган тел турында шигырьләрен укыдылар.Мәкальләр һәм әйтемнәр ярышында, төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.