Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Менә шулай яшә!”

      Иске Кишет авыл китапханәсе сатирик татар язучысы,публицист Фәнзаман Батталның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте.Катнашучыларга Ф. Батталның сатирик хикәяләре тәкъдим ителде.”Укучым күңел ачсын,елмайсын,көлсен һәм уйлансын!”-ди язучы.”Аз-азлап кына...”,”Иптәшләр гаеп итмәсләр”, Көлмә кешедән”һәм башка күп кенә китаплар укучыларыбызга бик ошады. Катнашучылар аның юмористик хикәяләрен, сатирик шигырьләрен укыдылар,соңыннан фикер алыштылар.Бу чара һәркемгә ошады.