Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Җир шарыдай түп-түгәрәк ипи”

       Россиядә Гаилә елы уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында авыл китапханәсе һәм клубы белән берлектә икмәккә багышланган тематик кичә үтте.”Ипи салу...Ул –ничек?Аңа ниләр кирәк?Кирәк әйбер күп түгел.Иң беренче –эш ярата торган,бай күңелле хатын кирәк.Аннан кала,яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлак уңышлы,игелекле мич кирәк.Әлбәттә,коры утын кирәк.Тагын ниләр?Күәс чиләге.Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була!Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә анда ачы камыр калдырасың.Күәс чиләге мәһабәт булып атна буе мич башында утыра.Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә:-Бүген ипи изәсе бар...”Бу сүзләр якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның “Бәхилләшү”романыннан китерелде.Ипи пешерү өчен он иләү ,аны иләү өчен нинди иләкләр кулланыла,ипи изү,әчкелтем камыр исе,ипи басу,мичкә ягу,мичне томалау,ипине әвәләү,”Таба ипие” пешереп алу,ипине мичкә тыгу һәм мичтән алу,боларның барысын язучы бәйнә- бәйнә язган.Хәзер менә шул безнең әбиләребез,әниләребез салган ипине пешерү кабаттан тормышыбызга кереп бара.Аны чүпрәсез ысул белән ипи пешерү дип атыйлар Моның өчен башат ипинең башын,ягъни закваскасын әзерләргә кирәк.Бу атна буена сузыла торган эш.Күңелеңне биреп,чын ихластан тотынсаң барып та чыга.Кичәбездә катнашучыларга без М.Мәһдиевның “Бәхилләшү”романындагы ипи пешерү күренешен тәкъдим иттек.Ипи турында мәкаль-әйтемнәр,хикәяләр,шигырьләр тыңлап үттек.СоңыннанРезеда Раиф кызы пешергән искиткеч тәмле ипи белән чәй эчтек.