Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Солдат-хезмәте белән матур”

   Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында традициягә әйләнгән  Призывниклар көне билгеләп үтелде.Бәйрәмдә Россия Армиясе сафларына хезмәт итәргә китүче егетләр,аларның әти-әниләре,Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов,хәрби ветераннар,дин әһелләре һ.б. катнашты.Бәйрәмне китапханә мөдире Габитова Гөлфия ачып җибәрде.Ул кунакларны музей-утарның тарихы,герой якташларыбызның батырлыклары,музей экспонатлары белән таныштырды.Кичәдә язгы чакырылышта Армия сафларына киткән 3 егетнең әти-әниләре дә катнашты. Алмаз Борһанов аларга егетләр хезмәт иткән частьларның командирларыннан килгән рәхмәт хатларын тапшырды. Хәрби ветераннар,дин әһелләре егетләребезгә изге теләкләрен,киңәшләрен җиткерделәр.Район администрациясе исеменнән бүләкләр тапшырылды.Мемориальгә чәчәкләр салынды.