Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Парни из легенды”

       Сталинград сугышы тәмамлануга 81 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә  Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында батырлык дәресе үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова безнең каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин җитәкләгән 38 нче укчы дивизиянең дәһшәтле Сталинград сугышында күрсәткән кабатланмас батырлыклары турында горурланып сөйләде.Бу дивизия шәһәрне дошман кулына бирмичә саклап калган 64 нче армиянең үзәк көчләреннән берсе була.Укучылар күп мәгълүматлар алдылар,фикер алыштылар.