Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батыр йөрәк шигърияте”

      Иске Кишет авыл китапханәсе татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан төрле яшьтәге китап укучылар өчен шигърият сәгате үткәрде.Китапханә мөдире кичәдә катнашучыларны кыскача шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Китап укучыларыбыз Ф.Кәримнең иҗаты белән инде күптәннән таныш,аның күпчелек шигырьләрен яттан да белүләре безне бик нык куандырды.Без кабаттан китап сөюче дусларыбыз белән аның күләмле поэмаларын исебезгә төшереп өзекләрен укыдык,аның иҗаты буенча фикер алыштык.Шагыйрьнең иҗатына соклануыбызны белдердек.