Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Кызыклы фәннәр патшалыгында”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Фәнни-технологик үсеш елына карата урта мәктәп яшендәге балалар өчен мәгълүмати танып белү сәгате үткәрде.Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.Күргәзмәдә башлыча мәгълүматлар «Ялкын» журналының “Ачыш”рубрикасыннан тәкъдим ителгән иде.Бу рубрика буенча балалар фәнни ачышлар,музыка,спорт,заманча мода һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр.ЗД кием, кычытканнан тукыма,робототехника юнәлеше безгә киләчәктә ниләр әзерли, баш миебез төрле телләрне ничек кабул итә, нигә сез бик пөхтә үк булмаса да рәсем ясый башларга тиеш?Китапханәче катнашучыларны яңа терминнар белән таныштырды,күпләр бу хакта ишеткәннәре дә булмаган икән хәтта.