Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ап-ак итеп кулны юып...”

15 октябрь Бөтендөнья кул юу көне.Россиядә бу бәйрәм әле киң таралмаган.Шулай булуга да карамастан ООНның Балалар фонды тарафыннан ул рәсми рәвештә кабул ителгән.Әти-әниләргә бу бәйрәмне искә төшереп балаларга ни өчен кулларны чиста йөртергә кирәклекне аңлату артык булмас.Шул максаттан Иске Кишет авыл китапханәсе тәрбиячеләр белән берлектә Яңа Кишет балалар бакчасында танып белү сәгате үткәрде.Балаларга кул әдәпләре,чиста-пөхтәлек турында кыскача мәгълүмат бирелде.Балалар матур шигырьләр,әкиятләр тыңладылар.Бергәләп бармак уеннары уйнадык.Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.