Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Котлы булсын Яңа ел!”

      Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Яңа елга мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен театральләштерелгән тамаша үткәрде. Программада дәртле биюләр,күңелле җырлар,әкият геройлары белән кызыклы уеннар бар иде. Балалар әкиятләр, көтелмәгән маҗаралар,җырлы уеннар, конкурслар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар.Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр,табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга бүләкләр бирделәр.Балалар канәгать калдылар.