Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Картлыкта да шат яшьлекне кайтарып булса икән”

Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә“Картлыкта да шат яшьлекне кайтарып булса икән”дип исемләнгән матур кичә булды.Көннең яңгырлы,болытлы булуы безгә һич тә комачауламады.Яңгыры да бик кирәк!Ак яулыклы Ак әбиләр китапханәбезне тагын да нурландырып җибәрде.Алар авылда туып-үсеп,колхозда,кайберләре бюджет өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкканнар.Бүгенге көндә дә тырышып балаларына,оныкларына ярдәм итеп,ныклы терәк булып яшиләр.Янып-көеп,тормыш мәшәкатьләренә күмелеп яшәгәнгә күрә дә,картаерга һич тә ашыкмыйлар.Кичә дәвамында Ак әбиләр матур-матур шигырьләр,мәкаль-әйтемнәр тыңладылар.Яшь чактагы күңелле мизгелләрне искә алып күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.Мондый чәй өстәлләре артында тагын да очрашып,күрешеп утырырга язсын дип,кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.