Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Шәвәли килде кунакка”

      Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә балалар язучысы Ш.Галиевның 95 еллыгына багышланган әдәби кунак бүлмәсе үткәрде. Китапханәче балаларга дистәләгән китап авторы турында сөйләде.Маҗараларга бай,балаларга аңлаешлы телдә язылган "Шәвәли шуклығы" шигырьләр җыентыгы балалар өчен бик кызыклы булды.Китапханәче балаларга бу китаптан кызыклы шигырьләрне кычкырып укыды.Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.