Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гармуннар кирәк әле...”

      Иске Кишет авылы клубында авылыбызның атаклы гармунчысы сәхнә ветераны Фазлыев Җәүдәт абыйны искә алу кичәсе булды.Кичәне авыл җирлеге китапханәчеләре,клуб.мәдәният хезмәткәрләре оештырды.Кичәбезнең кунаклары авылдашыбыз Татарстанның атказанган артисты Ядекәр Хәбибуллин,шулай ук Татарстанның атказанган артистлары баянчылар:Альфред Якшимбетов,Илфат Шәехов,Салават җыр театрының яшь артисты авылдашыбыз Нияз Хәбибуллин.Кичәдә Җ.Фазлыевның туганнары,якын дуслары,классташлары,авыл халкы катнашты.Кичә матур шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Авылыбызда киләчәктә дә гармун тавышлары тынмасын иде.