Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Күмәк көч тау күчерә”

Күмәк көч тау күчерә дип,юкка гына әйтмәгәннәрдер борынгылар.Иске Кишет авылында авыл халкы белән өмә ясап Иске зиратның рәшәткә баганаларын буядык.Һәр авылда бик тырыш,зиратлар өчен дә кайгыртып торучы кешеләр бар.Безнең авылда Гайфуллин Радик абый шундый кеше.Моннан берничә ел элек авыл аксакаллары Авыл җирлеге белән киңәшләшеп Иске Зиратны коймалап алу эше башланып китте. Авыл халкы көче белән акча җыелды,кирәк-ярак алынды.Башта зиратның чикләрен билгеләп казыклар кагып чыктылар,аннан баганалар утыртылды,араталары эретеп ябыштырып куелды.Инде менә шул баганаларны буядык.Рәшәткәләрен  куясы калды.