Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Иҗат дәрьясы энҗеләре”

      Иске Кишет авыл китапханәсе татар язучысы Н.Фәттахның 95 еллыгына багышланган әдәби кунакханә үткәрде.Китапханәче Г. Габитова китап сөючеләргә тарихи романнар авторы, квалификацияле тәрҗемәче турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Н.Фәттахның әсәрләрендә яшьләр тормышы, аларның кызыксынулары,тарихи темалар өстенлек алган. Татар халкының ерак үткәне, бигрәк тә аның тарихының Болгар чоры турында романы өстендә тырышып эшләгән язучы. «Итил суа ака торур», «Сызгыра торган уклар» тарихи романнары,”Сармат кызы Сәринә»тарихи драмасы турында кызыклы фикер алышу булды. Чара барышында катнашучыларның һәркайсы фикерләре белән чыгыш ясады, теләкләрен белдерде.