Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Хат ташучы”

      Бөтендөнья почта көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә почтада эшләгән,һәм шунда эшләп лаеклы ялга чыккан һәм бүгенге көндә дә почтада эшләүчеләр белән очрашу үтте.Кичәне патриот шагыйребез Муса Җәлилнең “Хат ташучы” поэмасыннан өзек укып китапханә мөдире Г.Габитова башлап җибәрде.Кичәдә катнашучы хат ташучыларыбызны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.Хөрмәтле почта хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп ныклы сәламәтлек һәм һөнәри уңышлар теләде. Ә аннан соң сүз хөрмәтле почтальоннарыбызга бирелде.Кичә китап күргәзмәсенә куелган китаплардан хат ташучы турында шигырьләр укып, кызыклы уеннар,сорауларга җаваплар белән чәй өстәле артында дәвам итте.Күптән очрашмаган хезмәттәшләр үзара аралашып күңелле һәм файдалы ял иттеләр.