Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Матур әдәбиятта аю образы”

      Хайваннарны Халыкара яклау көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә китапханә сәгате үткәрде.Балалар белән бергәләп Аю турында сөйләштек.Аю турындагы бик күп китаплар белән таныштык,әкиятләрдән өзекләр тыңладык,кызыклы уеннар уйнадык,сорау-табышмакларга җаваплар таптык.Аю акрын кыймылдаучы хайван булса да,куркыныч туганда яисә табышы артыннан куганда бик кызу йөгерә,куркыныч янаганда үкерә дә икән.