Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бәхетле буласың килсә”

      Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән 4 авылда:Кышкар,Симетбаш,Яңа Кишет,Иске кишет авылларында китапханә мөдирләре,клуб,мәдәният йорты җитәкчеләре,мәктәп укучылары катнашында Өлкәннәр көне уңаеннан якташ язучыбыз Мөнирә Сафина иҗатына нигезләнеп әдәби-музыкаль кичәләр узды.Кичәдә һәр авылның да өлкән яшьтәге кешеләре бердәм катнашты.Кичә матур шигырьләр,җырлар,биюләр белән үрелеп барды.Мөнирә Сафина әсәрләре сәхнәләштерелеп өлкәннәребезгә тәкъдим ителде.Шулай ук ёщр авылда да китапханә хезмәткәрләре М Сафина иҗаты буенча төзелгән китап күргәзмәләренә күзәтүләр ясап,китапларны китап укучыларга тәкъдим иттеләр.Тамашаны карарга килгән өлкәннәребез китаплар белән кызыксындылар,укырга дип өйләренә алучылар да байтак булды.Өлкәннәребез концерт программасын карап,чәй өстәле артында рәхәтләнеп тәм-томнардан авыз итеп ял иттеләр,күптән күрешмәгәннәр үзара аралаштылар.Бәйрәм кичәбез күңелле һәм нәтиҗәле үтте.