Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әниләр күк алар”

      Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә балалар иртәсе үткәрде.Китапханәче Г. Габитова чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде..Шагыйрьләребез тәрбиячеләр турында бик күп матур шигырьләр язганнар.Китапханәче шигырьләр укыды,балаларның тәрбияче апаларына матур чәчәк бәйләме бүләк итте.Балалар да яраткан тәрбиячеләре Зөлфия Садыйкованы һөнәри бәйрәме белән котладылар.Бала йөзендә елмаю уята һәм баланы бәхетле итә белгән педагог чын тәрбияче инде ул. Сизгерлек, игелек һәм балаларга карата зур мәхәббәт - бу безнең икенче әниләребездә булырга тиеш сыйфатлар.