Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Игелек юлында-җан җылысы”

      Арча районы Иске Кишет авыл клубында Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән китапханә,клуб,мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Хәйрия концерты үтте.Кичәнең махсус кунагы Татарстанның атказанган артисты Ядекәр Хәбибуллин һәм аның улы Салават җыр театры артисты Нияз Хәбибуллин.Шулай ук кичәдә Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильяс улы Ахмадуллин,әфганчы ветеран Ильнур Гомәр улы Яруллин,Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре,күрше-тирә авыллардан мәдәният хезмәткәрләре,авыл халкы һәм кунаклар катнашты.Кичәдә матур дәртле җырлар,күңелләргә үтеп керә торган мәгънәле шигырьләр,кызыклы сәхнә әсәрләре башкарылды.Халык концерт программасын бик яратып кабул итте.Сәхнәгә чыккан һәрбер артиска көчле алкышларын бүләк итте.