Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Һиммәт иткән-морадына җиткән”

       Хәзерге вакытта районда «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман»төбәк проектын гамәлгә ашыру башланды. Тормышның төрле өлкәләрендә безнең район үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру, алар турында хәтерне саклау, хатын-кыз хезмәтчәннәр турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы һәм «Ак калфак» клубы белән берлектә авыл мәчетендә хезмәт ветераны, Арча районының Мактаулы гражданы Р.А. Фәтхуллина белән очрашу үткәрде.Безнең авылдан, шулай ук якындагы авыллардан барлык теләүчеләр килде.Чараны китапханәче Г. Габитова ачты.Аннары сүзне хәзрәтләргә һәм Рая Ахуновнага тапшырдык.Чара чәй эчү белән тәмамланды.