Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Шигъри әкиятләр остасы”

       Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә балалар язучысы Абдулла Алишның әкиятләр иленә сәяхәт кылды.А.Алишның уку өчен кызыклы маҗаралы,сурәтләү чараларына бай әкиятләре балаларда зур кызыксыну уятты.Китапханәче апалары Г.Габитова нәниләргә  әкиятче абыйлары турында сөйләде,әкиятләрен кычкырып укыды.Балалар өчен бигрәк тә “Койрыклар”,”Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”,”Куян кызы” әкиятләре кызыклы булды.Чара барышында уен элементлары да кулланылынды.Әлеге әкиятләр балаларда әйләнә-тирә табигатькә,терек дөньяга сак караш тәрбияләүгә мөмкинлек бирәчәк.Чара балалар өчен кызыклы булды.