Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Пусть всегда будет солнце»

       Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә 1-4 класс укучылары белән берлектә рәсем конкурсы үтте.Дөньяда тынычлык булсын!Без тынычлык яклы!Балалар үзләренең яраткан рәсемнәрен ясадылар.Китапханәче апалары аларга бу көн турында кыскача аңлатма бирде.Балалар рәсем ясаган арада үзара фикер дә алыштылар.Нинди рәсемнәр ясарга яратуларын әйттеләр.Китапханәче апалары Г.Габитова балаларга карап ясау һәм буяу өчен төрле китаплар да тәкъдим итте.Балалар хайваннарны,табигатъ күренешләрен ясарга яраталар икән.Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.