Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Беренче сентябрь бүген”

      Яңа Кишет гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме бик оешкан төстә үтте.Бәйрәмдә мәктәп укучылары,педагоглар коллективы,әти-әниләр,авыл җирлеге башлыгы,авыл китапханәчеләре һәм бик күп кунаклар катнашты.Бәйрәм тамашасы матур җырлар,мәгънәле шигырьләр,мәктәп тормышында зур уңышларга ирешкән укучыларны һәм укытучыларны бүләкләүләр һәм әлбәттә инде зур игътибар беренче класска укырга керүчеләргә булды.Кичәнең икенче өлеше мәктәп музеенда дәвам итте.Анда Махсус хәрби операциядә катнашучы,шушы мәктәпне тәмамлаучы егетләргә багышланган почмак ачылды.