Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“110 яшьлек Сөембикә”

       «Сөембикә» журналына 110 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ак калфак”клубы белән берлектә кичә үтте.Китапханә мөдире Г.Габитова кичәдә катнашучыларны кыскача гына журналның тарихы белән таныштырды.Китапханәбезнең бигрәк тә өлкән яшьтәге китап укучылары журналны бик яратып укыйлар.Журнал битләрендә төрле өлкәләрдә  зур уңышларга ирешкән хатын –кызларыбыз турында кызыклы язмалар чыгып килә.Шулай ук язучы һәм шагыйрьләрнең иҗат җимешләре белән   танышырга, сәламәт яшәү рәвеше һәм файдалы киңәшләр, ризыкны тәмле итеп әзерләү серләренә төшенергә мөмкин.Кичә барышында китап укучыларыбыз үзара фикер алыштылар,журналны бик яратып укулары,басылып чыккан язмаларның бик актуаль булуларына тукталып үттеләр.