Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Татарский народный костюм»

      Татарстанда Милли мәдәниятләр һә гореф-гадәтләр елы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә фольклор кичә үтте.Кичәдә авылыбызның өлкән класста укучы кызлары һәм авылыбыз яшьләре катнашты.

       Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле.Ул эчке һәм тышкы,язгы һәм көзге,җәйге һәм кышкы  кием төрләрен үз эченә ала. Хатын-кызларның борынгы киеменә бигрәк тә хас нәрсә-күкрәкчә.Аны хатыннар күлмәк астыннан муеннарына бәйләп калдырганнар.Исеменнән үк билгеле,ул хатын-кызларның күкрәген эчке яктан каплап торган.Аны турыпочмаклы материя кисәгеннән теккәннәр.Размеры якынча 25х40 см.Урта бер өлешенә үзәккә чигелгән материя кисәге яисә ачык төстәге материядән тасмалар тегеп куя торган булганнар.Күкрәкчәнең бизәү алымнарында да җирле аермалар бар.Бигрәк тә Саратов һәм Пенза мишәрләре хатыннарының күкрәкчәләре үзенчәлекле.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәдә катнашучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.Татар халкының кабатланмас иҗади көчкә ия булган матди мәдәният өлкәсенә караган мирасы-халыкның өс киеме турында сөйләп укучыларны таныштырып үтте.Аннан соң “Ак калфак” клубының бердәм әгъзасыТәслимә ханым Шиһабиеваүзенең гаилә архивында сакланган күкрәкчә белән таныштырып үтте.Һәм аны тегү буенча мастер-класс күрсәтте.