Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Туган җир дә бер генә”

      Иске Кишет авылында ел да клуб ишегалдында авыл клубы,китапханә белән берлектә авыл бәйрәме үтә.Быел да без бу традициягә тугрылыклы булып калдык.Авыл халкы да бу бәйрәмне көтеп ала.Бәйрәмебез матур шигырьләр,дәртле җырлар,күңелле биюләр,кызыклы уеннар белән үрелеп барды.