Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Укыйбыз Тукайны төрле телләрдә”

Быел сөекле шагыйребез,якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 130 ел була.Тукайның “Шүрәле”се бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.Безнең китапханәбездә “Шүрәле”нең 15 телгә тәрҗемә итеп язылган китабы да бар.Бу китапта әкият-поэма дөнья халыклары телләренә тәрҗемәдә туплап бирелгән.Татар,башкорт,үзбәк,уйгур,казакъ,төрек,фарсы,гарәп,таҗик,рус,венгр,инглиз,немец,француз,кытай телләрендә.Бу китап Россиянең 100 иң яхшы китабы исемлегенә кергән.Укучылар бик кызыксынып бу китапны укыйлар.