Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Без наркотикларга каршы”

      Иске Кишет авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан китапханәгә йөрүче балалар белән мәгълүмат сәгате үтте.Китапханә мөдире укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.Наркотикларның организмга тискәре йогынтысы һәм кире кайтарып булмаслык аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында сөйләп үтте.Начар гадәтләргә иярмичә бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына зур уңышларга ирешергә мөмкин.