Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сабантуй бүген бездә!”

      Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй Иске Кишет авылында бик матур урында “Симет”елгасы буенда үткәрелә.Бу бәйрәм Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән дүрт авыл өчен уртак бәйрәм.Монда шушы җирлеккә кергән мәдәният хезмәткәрләре,китапханә мөдирләре бәйрәмне оештыруда зур активлык күрсәтәләр.Был да бәйрәмебез бик күңелле,зур оешканлык белән үтте.Бәйрәмдә бик күп төрле милли уеннарыбыз:әйбер кисү,чүлмәк вату,көянтә-чиләк белән су күтәреп ярышу,авыш колгага менү,колгага менү,капчык киеп йөгерү,кул пычкысы белән утын кисү һ.б. төрле бик күп уеннар уйнатылды.Бәйрәм бик тә күңелле үтте.