Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ал чәчәк бәйләме тотып“

Иске Кишет авылы укучы балалары курше авылга,Яңа Кишет мәктәбенә йөреп укыйлар.1 нче Сентябрь Белем бәйрәме бик күңелле үтте.Бәйрәмдә укучылар,укытучылар коллективы,әти-әниләр,администрация вәкилләре,кунаклар,авыл китапханәчеләре катнашты.Бәйрәмнең үзәгендә әлбәттә 1 сыйныф укучылары булды.Кичәне Радик хәзрәт Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде.Мәктәп директоры Минҗанов Фарсель кичәдә канашучыларны бәйрәм белән котлады. 1 сыйныфларга бүләкләр дә күп булды.Җирлек башлыгы Тәбрис Арсланов,”Кишет”хуҗалыгы,сыйныф җитәкчесе Гөлфия Фазылҗанова бүләкләрен тапшырдылар.Кичә матур шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Ә иң ЗУР бүләк-Белем ачкычы Әлифба.Ул укучыларыбызны олы белем юлына алып чыгучы.