Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа елга атлыйк кыю итеп”

Яңа 2016 елга аяк атлаганда Иске Кишет авыл клубында Балмаскарад үткәрелде.Авыл халкы,кайткан кунаклар бу тамашаны карарга бик яраталар һәм көтеп алалар.Ләкин аларга карап кына утырырга һич мөмкин түгел.Чөнки тамашада төрле кызыклы уеннар,сораулар,биремнәр,табышмаклар,сюрпризлар була шул.Ә аларда әлбәттә катнашырга,бүләкләр отарга кирәк.Тамаша барышында халыкны бәйрәм белән җитәкчеләребез дә котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.Бәйрәмдә авыл халкы,эшче яшьләр,студентлар,мәктәп укучылары,кунаклар катнашты.Кыш бабай,Кар кызы,урман җәнлекләре,убырлылар,әкият геройлары бәйрәмгә үзенчәлекле төс бирде.Кыш бабайның капчыгында һәркем өчен бүләк табылды.Төрле кызыклы уеннар,күмәк биюләр,җыр,бию,нәфис сүз беркемне дә битараф калдырмады.Һәркем тамашаны карап хозурланды,ял итте,күптән очрашмаган дуслары,туганнары белән аралашты.Бәйрәм лотерея уеннары белән тәмамланды.