Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңа ел якты булсын”

Иске Кишет авылы башлангыч мәктәбендә үткәрелгән балалар ёлкасы быел аеруча кызыклы булды.Чөнки ул Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” исемле әкият-пьесасы буенча сәхнәләштерелгән иде.Убырлы карчык,аның кызлары Йокыбану белән Җилбикә;Йорт иясе,Акколак-үткен тырнак Песи,сизгер борын Алабай һәм алып баручылар тамашачылар өчен мавыктыргыч кичә әзерләгәннәр.Кичәне алып баруда укучы балаларның,әти-әниләрнең тырышлыгы зур булды.Балалар тырышып шигырь сөйләделәр,биеделәр,җырладылар.Тамашачылар да тик кенә утырмадылар,сорауларга җаваплар таптылар,төрле кызыклы уеннарда катнаштылар.Яңа елның бизәге Кыш бабай белән Кар кызы тамашага ямь өстәделәр,бүләкләр өләштеләр.Укуда алдынгыларга мактау кәгазьләре,котлау хатлары тапшырдылар.